16+

"Рубин" үз кырында "Спартак"ка оттырды

Бу “Рубин”ның сезонда өченче җиңелүе булды.

Бу “Рубин”ның сезонда өченче җиңелүе булды.

Бүген “Рубин” Казанда “Спартак”ка оттырды – 0:2. Кунаклар исәпне 4нче минутта ук ачты: гол авторы – Джордан Ларссон. 21нче минутта Михаил Меркулов үзебезнең капкага туп кертте.

61нче минутта “Спартак” бер уенчыга азрак составта калса да, “Рубин” җавап тубы кертә алмады. Бу “Рубин”ның сезонда өченче җиңелүе булды.

Шулай итеп, 8 уенда 11 очко туплаган "Рубин" 7нче урынга тәгәрәде.

"Рубин" (Казан) – "Спартак" (Мәскәү) – 0:2 (0:2).

0:1 – Ларссон, 4
0:2 – Меркулов (автогол), 21.

"Рубин"ның составы: Медведев, Меркулов (Уремович, 53), Бегич, Старфельт (Бакаев, 77), Зуев (Игнатьев, 67), Кварацхелия, Макаров, Абильдгор, Йевтич, Шатов, Деспотович.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading