16+

"Руки вверх" төркеменә мәхәббәт аркасында Төмән радиосында эшләүчеләрне җәзага тартканнар

Төмән радиосында эшләүчеләрне иртәнге тапшыруда бер җырны өч сәгать дәвамында әйләндергәннәре өчен, акчаларын кисеп түгел, ә кар көрәтеп гөнаһларын юдырганнар.

Төмән радиосында эшләүчеләрне иртәнге тапшыруда бер җырны өч сәгать дәвамында әйләндергәннәре өчен, акчаларын кисеп түгел, ә кар көрәтеп гөнаһларын юдырганнар.

Тамашачылар өч сәгать дәвамында әлеге төркемнең "Королева красоты" җырын 40 мәртәбә тыңларга мәҗбүр булган.

Бу алдан уйлап эшләнелгән эксперимент булган, тик хезмәткәрләр аның турыда җитәкчеләренә әйтеп торуны кирәк тапмаганнар. Киңәшсез эшләре аркасында радио хезмәткәрләренә радиостанция янындагы парковкада кар көрәргә туры килә.

Социаль челтәрләрдәге комментарийларга караганда, әлеге эксперимент күпләргә ошаган. Әмма улы белән белән "бөке"гә эләккән бер ханыма ошамаган: "Бала радионы сүндерегә кушып ялварып елый ук башлады. Кайчандыр әлеге төркемнең җанатары идем, бүгенге эфирдан соң карау түгел, хәтта тыңламаячакмын да, - дип язып калдырган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading