16+

Рульдә йокыга китмәс өчен махсус беләзек кидертәчәкләр?!

2021 елдан җәмәгать транспорты йөртүчеләрен рульдә барганда йокыга китмәс өчен махсус җайланма кулланырга мәҗбүр итәргә мөмкиннәр.

2021 елдан җәмәгать транспорты йөртүчеләрен рульдә барганда йокыга китмәс өчен махсус җайланма кулланырга мәҗбүр итәргә мөмкиннәр.

Бу мәсьәлә белән РФ Транспорт министрлыгы шөгыльләнә.

Юл һәлакәтләренең 20 проценты рульдә йокыга китү аркасында килеп чыга. Шул сәбәпле, дөньяда машина йөртүчеләрнең халәтен контрольдә тотуның яңа төрле җайланмаларын уйлап чыгаралар. 

Хәзерге вакытта Бөек Новгород белән Тулада яңа җайланманы сыныйлар. Ул - машина йөртүченең кулына кидертелә торган беләзек. Әлеге беләзек машина йөртүченең халәтен контрольдә тотарга ярдәм итә икән. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading