16+

Рус теленнән БДИны ике меңнән артык укучы бирә алмаган

Укучылар әле күптән түгел генә рус теленнән БДИ тапшырды. Инде нәтиҗәләр билгеле дә. Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте сайтында хәбәр ителгәнчә, 39 меңнән артык укучы арасында 200 укучы имтиханны 100 баллга тапшырган, ә менә 2,3меңе бирә алмаган.

- Безгә рус әдәбияты буенча БДИ нәтиҗәләрен күрү һәм бәяләү аеруча мөһим булды, чөнки быел укучылар беренче мәртәбә йомгаклау иншасын язды, - ди Россия Мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов. Ведомство башлыгы искәртеп узганча, йомгаклау имтиханының яңа форматы былтыр ел буе Александр Солженицын рус иҗтимагый фонды президенты Наталия Солженицына җитәкчелегендәге Йомгаклау иншасын уздыру мәсьәләләре буенча совет тарафыннан эшләнде һәм быелгы чыгарылышларга "йомшак" форматта тәкъдим ителде: билге зачет/незачет системасы буенча куелды.

География буенча БДИны барлыгы 20 мең 321 укучы тапшырган. Шуның 72се (0,35 процент) имтихан эшен 100 баллга язган. Уртача тест баллы исә, былтыргы кебек - 53 балл тирәсе. 3260 кеше БДИны тапшыра алмаган. Бу, узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда, 6 процентка кимрәк дигән сүз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading