16+

Сабан туенда нинди һава торышы көтелә?

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе берничә көнгә һава торышы фаразын әзерләде.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе берничә көнгә һава торышы фаразын әзерләде.

Аның нигезендә, киләсе атна республикада явым-төшемнәрсез башлана һәм температура +26 градус булачак.

Шимбә көнне, 11 июньдә, салкын атмосфера фронты йогынтысында республикада кыска вакытлы яңгыр көтелә, аерым районнарда яшен булуы ихтимал. Төнлә термометр +10нан +15 градуска кадәр күрсәтәчәк. Көндез температура +20...+25 градус була.

Якшәмбе төнендә бераз яңгыр көтелә. Көндез республика салкын һава массасында төньяк антициклон йогынтысында булачак, явым-төшем булу ихтималы аз. Төнлә температура 8-13 градустан югарырак була, көндез 15-20 градустан югарырак күтәрелмәячәк.

Алдан фаразлаулар буенча, 13 һәм 14 июньдә явым-төшем булмаячак. Дүшәмбе көнне көндез һава 19-20 градуска кадәр җылыначак, сишәмбе көнне температура +21дән +26 градуска кадәр фаразлана.

Чыганак

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading