16+

Сабантуй алдыннан Казан ипподромында ат чабышлары узачак

Тамашачылар өчен парковка эшләячәк.

Тамашачылар өчен парковка эшләячәк.

23 июнь көнне Казан ипподромында ат чабышлары башланачак. Бәйрәм кунаклары өчен парковка эшләячәк.

Бәйрәм мәйданчыгына автомобиль белән Альберт Камалиев проспекты ягыннан кереп була. Шуннан соң тамашачыларга парковкадан чыгарга һәм тротуар буенча ипподромга керү өлешенә барырга кирәк. Чабышлар 16:30 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә шәһәрнең Совет районы администрациясе. 

Исегезгә төшерәбез, Сабантуй бәйрәме ат чабышлары һәм бүләкләр җыюдан башланачак. Быел бәйрәм гадәттәгечә өч мәйданчыкта узачак. Үзәк мәйдан Мирный поселогының Каенлыгында урнашачак – биредә Татарстанның 11 районыннан төрле тематикаларга иҗади программа һәм мастер-класслар әзерләнгән, дип яза Казан мэриясе сайты. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading