16+

Сабантуй булмый. Кайда?

Май бәйрәмнәреннән соң коронавирус инфекциясе белән авыручы гражданнар саны кискен артты.

Май бәйрәмнәреннән соң коронавирус инфекциясе белән авыручы гражданнар саны кискен артты.

Башкортстанның Борай районында сабантуй булмаячак. "Авыр санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып һәм Роспотребнадзор хатына нигезләнеп", әлеге карарны муниципалитет активы кабул итте. Бу хакта 24 майда район башлыгы Рушан Гәрәев хәбәр итте.
– Май бәйрәмнәреннән соң коронавирус инфекциясе белән авыручы гражданнар саны кискен артты. Авыр очраклар да бар. Бу мәгълүматка аңлап каравыгызны сорыйбыз. Безнең тарафтан күрелгән чаралар хәвефсезлегебезгә бәйле. Безгә бу авыр заманнарны тыныч үткәрергә кирәк. Безнең алда әле зур чаралар үткәрү өчен күп мөмкинлекләр булачак, – дип язган Гәрәев үзенең социаль челтәрләрендә.
 

kiziltan.ru

Фото: "ШК" архивыннан

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading