Моннан тыш, бәйрәм кысаларында уздырылырга тиеш булган көрәш буенча Дөнья кубогы да август аена күчерелгән.
Мәскәүдә коронавирус вазгыяте катлаулану сәбәпле, быел традицион Сабан туе булмаячак. Бу хакта Мәскәү татарлары Милли-мәдәни автономиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Башкала Сабан туе 3 июльдә «Коломенское» музей-тыюлыгында булырга тиеш иде. Әмма коронавирус белән авыручылар саны арту сәбәпле, Мәскәү Хакимияте бәйрәмне уздырмау турында карар кабул итте. Сабантуй онлайн-форматта да уздырылмаячак.
Моннан тыш, бәйрәм кысаларында уздырылырга тиеш булган көрәш буенча Дөнья кубогы да август аена күчерелгән.
«2022 елда мәскәүлеләрнең һәм башкала кунакларының яраткан бәйрәме безнең „Коломенское“ музей-тыюлыгында кабат бергә җыяр һәм дөньякүләм масштабта матур этномәдәни вакыйга булыр дип ышанабыз», — диделәр Мәскәү татарлары автономиясендә.
Чыганак: Татар-информ
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Уфа да нишлеп фолькларияда уткерерге рохсет иттелер микен?37 илден Халык килде,сабан туйлар оештыралар
0
0