16+

Саимә Ибраһимова вафат

Язучы, тәрҗемәче, журналист Саимә Ибраһимова вафат.

Саимә Ибраһимова вафат

Язучы, тәрҗемәче, журналист Саимә Ибраһимова вафат.

«Татар әдәбияты тагын югалту кичерә — күренекле язучы, тәрҗемәче, журналист Саимә Ибраһимова 93 яшендә арабыздан китте», — дип хәбәр итә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.

«Татарстан Язучылар берлеге идарәсе мәрхүмәнең якыннарына, туганнарына сабырлык тели. Корбан гаете алдыннан бакыйлыкка күчкән каләмдәшебезнең гүре нурлы булсын», — диелә хәбәрдә.

Тәрҗемәче һәм күп кенә әдәби-публицистик мәкаләләр һәм язмалар авторы Саимә Ибраһим кызы Ибраһимова 1928 елның 1 мартында Татарстанның Сарман районы Зур Нөркәй авылында туа. Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият һәм яшьләр-балалар әдәбияты бүлекләрендә мөхәррир, республика хатын-кызлар журналы «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә») редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1960 елның декабреннән башлап ул пионер газетасы «Яшь ленинчы»да (хәзерге «Сабантуй») әүвәл әдәби хезмәткәр, аннары әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире, редакциянең җаваплы сәркәтибе вазифаларын башкара.
Туксанынчы елларда чит илләрдә яшәүче татарлар өчен нәшер ителгән «Дөнья» газетасында баш мөхәррир урынбасары, «Мәдәни җомга» газетасы редакциясендә әдәбият бүлеге мөдире булып эшли, «Сөембикә» журналының тарихи мирас, чит өлкәләр һәм мәмләкәтләр бүлеге мөхәррире хезмәтен башкара.

Чыганак: Татар-информ

Фото: syuyumbike.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading