16+

«Сакла» ярдәм итәр

Машиналар белән шыплап тулган олы юллар бигрәк тә тормыш тәҗрибәсе һәм игътибары чамалы булган балалар өчен хәтәр урын. Шуңа күрә дә балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре, ни кызганыч, шактый еш булып тора һәм аларның саны җәйге чорда аеруча арта.

«Сакла» ярдәм итәр

Машиналар белән шыплап тулган олы юллар бигрәк тә тормыш тәҗрибәсе һәм игътибары чамалы булган балалар өчен хәтәр урын. Шуңа күрә дә балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре, ни кызганыч, шактый еш булып тора һәм аларның саны җәйге чорда аеруча арта.

Сабыйларыбызның исәнлеген һәм гомерен саклап калу максатыннан, Татарстан Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе, республиканың юл хәрәкәте иминлеге фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе, «Тормыш иминлеге фәнни үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе һәм «Татармультфильм» берләшмәсе бергәләп «Сакла.р.ф.» дигән өйрәтү интернет порталы ачканнар. Әйе, ул нәкъ шулай татарча аталган. Хәзерге заман балаларының күп вакытларын эреле-ваклы экраннар каршында, интернет киңлекләрендә адашып уздырганын белгәнгә күрә, өлкәннәр нәкъ менә шул юлны сайлаганнар да инде. Малайлар-кызлар экран каршында утырган килеш кенә юл хәрәкәте билгеләрен өйрәнәчәк. Моның өчен аларга «Юл күзәтчеләре» дигән мультфильм һәм «Имин балачак шәһәре» дигән онлайн уен һәм «Сакла» медиакитап­ханәсе ярдәмгә киләчәк.

- Балаларның юлларда бәлагә таруының төп сәбәбе аларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен начар белүе, - ди «Тормыш иминлеге фәнни үзәге» директоры Роза Әхмәдиева.

Бу портал белән беренче тапкыр яз башында Түбән Кама шәһәренең 33нче мәктәбе танышты. Укучылар җәйге ялларга киткәнче, юл хәрәкәте кагыйдәләрен мультфильм геройлары белән бергәләп кабатладылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading