16+

“Милли тормыш һәм дин” форумы татар дин әһелләрен җыйган бердәнбер мәйданчык”

17-19 май көннәрендә Казанда узачак “Милли тормыш һәм дин” XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында илнең 77 төбәгеннән 1000 дин әһеле катнашачак.

“Милли тормыш һәм дин” форумы татар дин әһелләрен җыйган бердәнбер мәйданчык”

17-19 май көннәрендә Казанда узачак “Милли тормыш һәм дин” XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында илнең 77 төбәгеннән 1000 дин әһеле катнашачак.

– Форумның исеменнән күренгәнчә, татар халкы өчен әлеге ике төшенчә аерылгысыз. Бүгенге көндә татар дөньясындагы илнең барлык почмакларыннан дин әһелләрен җыйган бердәнбер мәйданчык ул, – дип беилгеләп үтте Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров форум уңаеннан уздырылган матбугат очрашуында. 

Аныңча, форумның географиясе елдан-ел киңәя. Анда катнашучылар саны да арта бара. 

Делегатлар өчен өч көнлек программа әзерләнгән. 17 май көнне “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә “Russia Halal Expo 2024” хәләл индустрия күргәзмәсе белән танышачаклар. 18 майда “Казан Экспо” үзәгендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында пленар утырыш узачак. Шул ук көнне делегатлар, төркемнәргә бүленеп, өч дискуссион мәйданчыкта эшләячәк: Ш.Мәрҗани исемендәге укулар; Традицион татар-мөселман рухи мирасының яңарышы: тарих һәм хәзерге заман; Дин, иман, моң, мәкам. Татар рухи мирасында гыйбадәт һәм халык ижаты. 

Көн ахырына форум кунаклары «Казан» агросәнәгать паркында уза торган «Russia Halal Expo 2024» күргәзмәсен карыячак. Анда илебезнең 20 төбәгеннән хәләл азык-төлеген җитештерүчеләрнең продукцияләре куелачак.

19 майда “Изге Болгар җыены” тантанасында катнашачак. Быелгы форумның бер үзенчәлеге – тәүбә мәрасиме. Ул ел да уза, әмма быел аны бөтен халык катнашында үткәрергә җыеналар. икенче яңалык – алты кешелек өч гаиләгә хаҗга юллама уйнатылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading