16+

Саклагыч-курчак ясарга һәм тывырдык биергә өйрәнергә телисеңме?

Мари мәдәнияте бәйрәме иртәгә, 14 нче июльдә «Черек күл» паркында узачак. Шәһәр халкы әлеге халыкның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныша алачак. Бәйрәм «Тормыш агачы» яңа шәһәр проекты кысаларындагы чаралар сериясен ачачак.

Саклагыч-курчак ясарга һәм тывырдык биергә өйрәнергә телисеңме?

Мари мәдәнияте бәйрәме иртәгә, 14 нче июльдә «Черек күл» паркында узачак. Шәһәр халкы әлеге халыкның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныша алачак. Бәйрәм «Тормыш агачы» яңа шәһәр проекты кысаларындагы чаралар сериясен ачачак.

Бәйрәм 18:00 сәгатьтә башлана. Бу вакытта парк үзәгендә, перголалар янында, Казан, Яр Чаллы һәм Менделеевск районнарыннан килгән иҗат коллективлары бәйрәм кунакларын мариларның халык иҗаты белән таныштырачак, биредә традицион костюмнар һәм декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре күргәзмәсе дә узачак. Теләүчеләр мари уеннарында катнаша, халык мәкальләрен өйрәнә, мари халкының музыкаль коралларында – барабанда (тумыр), волынкада (шувыр) һәм кызлар торбасында (пуч) уйнарга өйрәнә алачак.

Паркка килгән нәниләр өчен «Балачак аланы» һәм «Әкият аланы» мәйданчыклары эшләячәк, анда балалар «Балык тот» уенында уйнаячак һәм Идел буе халыклары әкиятләре белән танышачаклар. Моннан тыш, һәр теләгән кеше мари халкының күкрәк бизәген, саклагыч-курчакны ясый, традицион чигүгә өйрәнә һәм үзләренең кул эшләрен алып китә алачаклар.

Паркның төп мәйданчыгында, амфитеатрда, 19:15 сәгатьтә традицион мари биюе – тывырдык буенча мастер-класс башланачак. Көнчыгыш мариларның әлеге биюе энергияле, көчле аяк тибүе, характерлы һәм үзенчәлекле ритм белән аерылып тора. Борынгы заманнарда бары тик ир-атлар гына идәнгә көчле итеп тибеп биегәннәр, ә хатын-кызлар йомшак адымнар белән хәрәкәт иткән. Чара ахырында күп милләтле Zakaria фолк-төркеме чыгышы астында казанлылар алган белемнәрен күрсәтә алачак. Бәйрәм кунаклары уртак мари биюенә берләшәчәк. Музыкантларның чыгышы 20:00 сәгатькә планлаштырылган.

Zakaria фолк-төркеме артыннан шәһәрлеләрнең күңелен 20:10 сәгатьтә пульт артына басачак диджей Malsi music ачачак. Ул мари бию көйләренең үз сетын уйнаячак.

Исегезгә төшерәбез, «Тормыш агачы» агарту проекты шәһәр халкын фин-угыр һәм төрки халыкларның мәдәнияте, аларның тарихы һәм туган телләре белән таныштырачак. Җәй дәвамында шәһәрдә удмурт, чуваш һәм мордва мәдәниятләренә багышланган чаралар узачак. Бәйрәмнәр 28 нче июльгә, 11 нче һәм 25 нче августка планлаштырылган, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Телләр культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә.

«Тормыш агачы» проекты Казан Мэриясе һәм Халыклар ассамблеясе тарафыннан, татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча ТР Президенты каршындагы комиссия ярдәмендә тормышка ашырыла.

Проект Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында оештырылды. Аның төп максаты – Идел буе халыкларының туган телләрен, аларның традицион мәдәниятен саклап калу һәм популярлаштыру.

Чыганак: kzn.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading