Мордовиядә яшәүче кыз караватта үле баласы белән уянган.
Кыз очраклы рәвештә үз баласын буып үтергән.
25 майда Мордовия Республикасында коточкыч хәл турында билгеле булган. 30 яшьлек кызны саксызлык аркасында үзенең күкрәк баласын үтерү буенча гаеплиләр. Тикшерүчеләр версиясе буенча, кыз, үзе белән янәшә яңа туган улын яткызып, йокыга киткән. Йокы вакытында ул ялгыш бала өстенә яткан. Бала механик асфиксиядән, күкрәк һәм сулау органнарына зыян килүдән үлгән. Әни кешегә карата җинаять эше кузгатылган. Кызны суд көтә.
Ни кызганыч, мондый очраклар бердәнбер түгел. Әниләре сабыйларын имезгәндә, үзләре белән бергә яткызалар да, тирән йокыга китәләр. Шул рәвешле, кызганыч хәлләр килеп чыга.
Фото: https://pixabay.com/ru/
Комментарийлар