Казан шәһәре думасының хисап сессиясендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Салават күпере» торак комплексында авыл хуҗалыгы ярминкәләрен уздыру өчен яңа мәйданчык төзү планнары турында сөйләде.
«Салават күпере» микрорайонында фермерлар өчен яңа мәйданчык төзү турында карар кабул ителде. Аны кыска вакыт эчендә файдалануга тапшырырга кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, авыл хуҗалыгы ярминкәләре шәһәр халкы арасында зур популярлык казанган. «Узган ел Казанның 15 мәйданчыгында 22 ярминкә көне узды, аларда 1,4 миллиард сумлык продукция сатылды», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар