16+

"Салават күперендә" ике балалар бакчасы ачылачак

"Салават күпере" микрорайонында яшәүчеләр хакимиятнең төрле дәүләт һәм муниципаль органнары вәкилләренә үзләрен борчыган проблемалар турында сөйләде.

"Салават күпере" микрорайонында яшәүчеләр хакимиятнең төрле дәүләт һәм муниципаль органнары вәкилләренә үзләрен борчыган проблемалар турында сөйләде.

Иң еш яңгыраган сораулар арасында микрорайонның транспорт һәм юл инфраструктурасы, төзекләндерү, яңа иҗтимагый киңлекләр булдыру һәм торак комплекс территориясендә социаль объектлар төзүгә кагылышлы иде, дип яза Казан мэриясе сайты.

Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов искәрткәнчә, район администрациясе елдан артык микрорайонда яшәүчеләр белән даими диалогта тора.
– Сез бик актив һәм иң таләпчән шәһәрлеләр. Республика министрлыклары һәм ведомстволары белән бергә без нормаль шәһәр мохитен формалаштыруга ныклап әзерләнәбез, мөгаен, сез теләгән кадәр тиз генә түгел, әмма ышанычлы һәм кирәкле юнәлештә барабыз, – дип ассызыклады ул.
Аннары сөйләшү сорау-җавап режимында дәвам итте. Беренчеләрдән булып 62 нче автобус белән бәйле сорау яңгырады, белүегезчә, аның маршруты җирле халык үтенече буенча "Салават күперенә" кадәр озайтылган иде.

Маршрутның озынаюы транспорт хәлен яхшыртты, әмма халыкның дәгъвасы автобусларның хәрәкәте графигы белән бәйле – алар тукталышка соңга калып килә, рейслар арасында интервал 45 минутка кадәр җитә.
Көн саен маршрутка 16 автобус чыга, пассажирлар агымы артканда исә, аларның саны 22 берәмлеккә җиткереләчәк.

– Без пассажир йөртүчегә автобусларның төгәл расписаниесен халыкка җиткерергә күрсәтмә бирдек. Маршрутның озынлыгын киметү турында уйланабыз, хәзер аның тулы рейсы дүрт сәгать тәшкил итә, планлаштырылган интервал – 25 минут, – диде транспорт комитеты рәисе вазифаларын башкаручы Ирина Чупрова.

Халыкны "Салават күперен"ндә балалар сырхауханәсе кайчан ачылачагы кызыксындыра. Җитәкчеләр вәгъдә итүенчә, аны ачу кыш ахыры – 2019 елның яз башына планлаштырылган.
Очрашуда юллар төзелеше турында да фикер алыштылар, чөнки Горький шоссесы инде хәзер үк транспорт агымын үти алмый һәм пик сәгатьләрендә биредә бөкеләр барлыкка килә.

Район башлыгы халыкка хәзерге вакытта Горький шоссесы буенча бөкеләрне барлыкка китерү проблемаларын хәл итүнең альтернатив вариантлары, шул исәптән дублер автоюлын, Можайский урамы киселешендә боҗра хәрәкәтен төзү һәм Осиновская урамы буенча машиналар йөрү өлешен киңәйтү (күрсәтелгән эшләрне башкару өчен 15 шәхси торак йортны сатып алу өчен өстәмә финанслау кирәк), шулай ук Горький шоссесы буенча борылма элмәкләр төзү плананры турында сөйләде.
Халык өчен тагын бер актуаль мәсьәлә машина кую урыннары җитмәү белән бәйле иде. Генплан буенча торак комплекста ике паркинг төзү каралган. Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гыймаев 2017 елда Дәүләт торак фонды районда яшәүчеләр арасында күпкатлы парковкалар кирәклеген бәяләү өчен сораштыру үткәргәнен искә төшерде, әмма шәһәрлеләр инициатива күрсәтмәгән.

– Без Дәүләт торак фонды белән бергә бу процедураны кабат үткәрә алабыз, ләкин әлеге парковка урыннары буш тормасын иде, – дип мөрәҗәгать итте ул халыкка.
Бүген "Салават күпере" микрорайонында һәр өченче кеше 16 яшьтән яшьрәк һәм балаларны үстерү өчен шартлар тудыру өстенлекле бурычлардан санала. Хәзер биредә ике балалар бакчасы эшли, аларга 700дән артык бала йөри. Әмма алар булган ихтыяҗны капламый, мәктәпкәчә учреждениеләргә чиратны якынча 1000 кеше тәшкил итә. Казанның мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов сөйләгәнчә, киләсе елның 1 сентябрендә "Салават күперендә" ике балалар бакчасы ачылачак, ә төркемнәрне комплектацияләү җәен башланачак.

Моннан тыш, торак комплекста торак йортларның беренче катларында шәхси балалар бакчалары ачу мөмкинлеге бар, әмма эшмәкәрләр тарафыннан әлегә гаризалар килмәгән. Биналарның күбесе буш тора.

Мәдәният йорты төзелеше кирәклеге турындагы сорауга җавап итеп, Сергей Миронов бу мәсьәлә белән ул Мәдәният министрлыгына һәм Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгына мөрәҗәгать иттек, дип сөйләде. Әмма тискәре җавап алынган. Казанның Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы "Салават күпере" халкын турыдан-туры ведомстволарга мөрәҗәгать итәргә чакырды.
Халык территорияне төзекләндерү, аерым алганда, парк төзү мәсьәләсен дә күтәрде. Халык сүзләренә караганда, узган ел яңа ел чыршысы куелган территория яшел зона өчен яхшы урын була ала. Әмма Сергей Миронов билгеләп үткәнчә, бу урын паркинг өчен бирелгән.
 Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев аңлатып узганча, Хибин һәм Наил Юсупов урамнары киселешендә 14,5 га мәйданлы җир участогы бар, әлеге участок хәзер формалашкан, Казан башкарма комитеты җитәкчесенең аны алга таба төзекләндерү һәм проектлау комитетына тапшыру турындагы карары әзерләнгән. Хәзер территория авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге зонада урнашкан, җирләрнең статусын үзгәртергә кирәк.

– Халык тыңлауларыннан соң, халык теләкләрен исәпкә алып, без паркны проектлау белән шөгыльләнәбез. Моңа бер елга якын вакыт китәр, 2020 елда, иҗтимагый программаларны төзекләндерү программасы буенча, без төзелеш эшләрен башларбыз дип ышанам, – диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading