16+

«Салават күпере»ндә яшәүчеләр өчен бу атнада авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырыла

"Салават күпере" микрорайонында яшәүчеләр өчен бу атнада беренче тапкыр авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырыла. «Эко-фермер» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы идарә рәисе Нурҗиһан Хәйретдинова "ШК"га шулай дип хәбәр итте.

"Салават күпере" микрорайонында яшәүчеләр өчен бу атнада беренче тапкыр авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырыла. «Эко-фермер» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы идарә рәисе Нурҗиһан Хәйретдинова "ШК"га шулай дип хәбәр итте.

– Яңа микрорайонда халык бик күп яшәвен истә тотып, алар өчен дә ярминкә урыны әзерләдек. Ул "Радужный" поселогында шул ук исемдәге сәүдә үзәге янында булачак, – диде ул.
Иртәгә, 22 сентябрьдә, Казанда чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәләре үтә. 6.00 сәгатьтән 12.00-14.00 сәгатькә кадәр шәһәрнең барлык районнарында 14 мәйданчыкта узачак.
Исегезгә төшерәбез: 15 сентябрьдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре сезоны ачылды. Алар һәр атнаның шимбәсендә 29 декабрҗгә кадәр дәвам итәчәк.

Ярминкәләр уза торган мәйданчыклар:

Авиатөзелеш районы:

Беломорск һәм Гудованцев урамнары киселеше;

Ленинград ур., 27.

Вахитов районы:

К.Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселеше.

Киров районы:

Батыршин ур., 20;

Ильич ур., 1 корп.1;

Краснококшайск ур., 150/2.

Яңа Савин районы:

Академик Лаврентьев ур., 10;

Ямашев проспекты, 71а.

Идел буе районы:

Җиңү проспекты, 50а;

Ю.Фучик ур., 72.

Совет районы:

Аграр ур., 2, “Казан” Агросәнәгать паркы” ААҖ;

Зәкиев ур., 12;

Липатов ур., 7;

Ю.Фучик һәм Ломжа урамнары киселеше.

 Казанда көн саен универсаль ярминкәләр дә үтә. Мәйданчыклар адреслары:

Батыршин ур., 20;

Беломорск һәм Гудованцев урамнары киселеше;

Дементьев ур., 7;

Зәкиев ур., 12;

Академик Лаврентьев ур., 10;

Липатов ур., 7;

Җиңү пр., 50а;

Ю.Фучик ур., 72;

Ю.Фучик һәм Ломжа урамнары киселеше.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading