16+

«СалаваTik» мәктәбе кастинг игълан итте

2 апрель көнне «СалаваTik» мәктәбенә кастинг була. Ул 4-8 яшьлек талантлы балалар өчен оештырыла.

2 апрель көнне «СалаваTik» мәктәбенә кастинг була. Ул 4-8 яшьлек талантлы балалар өчен оештырыла.

«СалаваTik» мәктәбендә татар теле дәресләре; хореография; актёрлык осталыгы; вокал көтәчәк, дип хәбәр итте оештыручылар.

Атнага ике тапкыр алар белән тәҗрибәле укытучылар татар телендә шөгыльләнәчәк һәм яраткан «СалаваTik»лар төркеменең вәкиле булырга мөмкинлек була. Барлык дәресләр дә бушлай үтәчәк.

Кастингта катнашу өчен: бию; татар телендә җыр (минус яки акапельно); татар телендә шигырь өйрәнеп килергә кирәк.

Түбәндә күрсәтелгән сылтама аша узып онлайн-анкетаны тутыру сорала.

Кастинг «ТАТМЕДИА» бинасы, Декабристлар урамы, 2 йорт адресында була. Һәркемне үзе сайлаган вакытта көтәләр.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading