16+

«СалаваTik» вокаль төркеме катнашында Татарча Яңа ел бәйрәме узачак

    2022 елның 16 декабрендә 18:00 сәгатьтә Бәшир Рәмиев исемендәге IT паркта (Казан шәһәре, Спартаковская урамы, 2 й.) «СалаваTik» вокаль төркеме катнашында Татарча Яңа ел бәйрәме узачак. 

    2022 елның 16 декабрендә 18:00 сәгатьтә Бәшир Рәмиев исемендәге IT паркта (Казан шәһәре, Спартаковская урамы, 2 й.) «СалаваTik» вокаль төркеме катнашында Татарча Яңа ел бәйрәме узачак. 

«СалаваТik» – «Салават» күпере журналының кече яшьтәге балалар өчен уйлап табылган җырлы-биюле проекты. Проектның төп максаты – татар халык җырларын һәм татар композиторлары әсәрләрен замана балаларына аңлаешлы формада өйрәтү, таныту. «СалаваТik» проектының үз YouTube каналы, 4 меңгә якын язылучысы һәм 2 миллион караучысы бар. 

«СалаваТik» төркеме 2021 елда барлыкка килә. Проектның идея авторы – «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков; проект җитәкчесе – «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.

Иң элек «СалаваТik» төркемендә 6 бала – Эмилия, Аделина, Сәидә, Аишә, Бәхтияр һәм Булат чыгыш ясый. 2022 елда аларга Әдилә, Сәрбиназ, Алихан һәм Риана килеп кушыла. 

Татарча Яңа ел бәйрәме фойедан – Чыршы тирәсендәге әйлән-бәйләннән башланып китәчәк. Кыш бабай, Куян һәм Аю нәни тамашачыларга төрле уеннар уйнатыр, җырлап-биеп, аларның күңелләрен күрер.

Төп тамаша исә IT паркның конференц-залында узачак. Монда нәниләрне мультимедиа чаралары белән баетылган тылсымлы музыкаль әкият көтә. 
Бар дөнья түземсезләнеп Яңа елны көткәндә, «СалаваTik»ларның нәни юлбарысы Сәидә үз елының үтеп китүен теләми. Тәртипсезләнеп, ул Вакыт патшалыгының Мәңгелек сәгатен туктатырга була. Тыңлаусыз юлбарысыз теләгенә ирешә: вакыт туктый, сәгатьтәге саннар төрле якка чәчелеп юкка чыга.

Шулвакыт Сәидә үз ялгышын аңлап ала: вакыт туктагач, Яңа ел гына түгел, яз да, җәй дә җитмәячәк, ул үзе дә беркайчан да дәү үсмәячәк икән бит! Инде нишләргә? Мәңгелек сәгатьне төзәтеп булырмы? Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Яраткан «СалаваTik» төркеме белән бергәләп нәни тамашачылар вакыт буйлап сәяхәт итәр, иң популяр җырларны яраткан геройларына кушылып җырлар! Яңа елда яңа дуслар табар, могҗизалы хәлләргә юлыгыр, алардан чыгу юлын эзләр!

Оештыру белән бәйле сораулар һәм массакүләм матбугат чаралары өчен телефон: 8 (843) 222 05 46 (өст.16-46)

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading