16+

Салих абый орлыктан утырткан бәрәңгесеннән бер чиләк уңыш алган + фото

Кичә редакциябезгә Кайбычның Кошман авылыннан Салих абый Мотыйгуллин шалтыратты.

Салих абый орлыктан утырткан бәрәңгесеннән бер чиләк уңыш алган + фото

Кичә редакциябезгә Кайбычның Кошман авылыннан Салих абый Мотыйгуллин шалтыратты.

- Орлыктан үстергән бәрәңгенең уңышын алдым бит, йомырка зурлыгы кадәргеләре дә бар, - диде ул шатлыгы белән уртаклашып.

Быел Кайбыч районына сәфәребез вакытында бәрәңгенең төрле сортларын үстерүче Салих абыйда кунакта булган идек. Ул вакытта бакчачы тәҗрибә рәвешендә, орлыктан берничә төп бәрәңге утырткан иде. "Бәрәңге алыр чак җиткәч, безгә хәбәр бирегез", - дигән идек Салих абыйга.

Ул тәҗрибә ясаган бәрәңгенең сорты бик кадерле. "Адоретта" дигән бу сортны 1983 еллардан бирле таба алмыйм, дигән иде әңгәмәдәшебез. Бу бәрәңгегә тәме буенча тиңнәр юк икән. Орлыктан утыркан бәрәңгенең уңышы бер чиләк булган. Ул аны орлыкка саклап калдырырга җыена. Икенче елга бакчасына утыртачак. "Адоретта"дан кала Салих абыйның башка төр бәрәңгеләре дә җитәрлек. Иртә өлгерешлесен биш сутый җиргә утырткан булган ул. Шул мәйданнан 50 капчык бәрәңге җыеп алган. Сатып та бетергән. Хәзер "Ароза" төрен алырга да керешкән.

- Бәрәңгенең сабаклары каралдымы, аны йә тизрәк чабып атарга, йә казырга кирәк. Сабаклардагы фитофторозаның бәрәңгегә күчүе бар, ди Салих абый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading