16+

Салих Сәйдәшев музеенда ниләр бар?

Бөек татар композиторы Салих Сәйдәшевнең музее 1993 елда Казан шәһәрендә ачылды. Бина 1904 елда архитектор Амлонг проекты буенча төзелгән. Бу ике катлы бина тарихи һәйкәл булып санала. Хәзерге Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының янкормасы (флигеле). Шул йортның бер фатирында 1930-1954 елларда талантлы татар композиторы Салих Сәйдәшев яшәгән.

Музейда экспозиция заллары һәм музыка залы бар. Анда музыка кичәләре уза. Сәйдәшев татар халкының бай музыкаль мирасына яңалык кертүче буларак та билгеле. Ул татар халык фольклор традицияләрендә Европаның музыкаль классик әсәрләренең бай тәҗрибәсен кулланган.

Музей фондында композиторның фотосурәтләре, музыкаль язмалары, аудио һәм видеокассеталар, ноталар, уен кораллары, көнкүреш әйберләре урнашкан. Хәтердә уелып кала торган экспонатлардан аның «Зәңгәр шәл», «Наемщик», «Кызыл Армия маршы»ның ноталары һәм яхшы сыйфатлы язмаларын әйтергә була.
Мемориал «Ак бүлмә»дә композитор шәхсән үзе кулланган һәм аңа кагылышлы экспонатлар куелган. Германиядә эшләнгән пианино, түгәрәк урындык, дирижер таякчыгы. Шулай ук бу бүлмәдә әнисенең трельяжы, 16 музыкаль фрагмент, бигрәк тә кыйммәтлесе – «Таһир һәм Зөһрә» музыкаль драмасының увертюрасы.

Музей Салих Сәйдәшевнең тормышы, иҗаты белән бәйләнгән бай мирасын халыкка күрсәтә, таныштыра. Анда композиторның эшчәнлегенә кагылышлы 2110нан артык экспонат әйбер саклана. Ул Татарстан Республикасы Милли музееның бер бүлеге булып тора. Музей яшь буынны милли музыка аша тәрбияләүдә зур роль уйный.

Нияз Бишбалта, Казан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading