16+

Салкын тидереп авыручылар саны арту аркасында чикләүләр кертелүе бар

«Авырулар саны артуы кискен респиратор вируслы инфекцияләр белән бәйле. 1 сентябрьдән ОРВИ буенча күрсәткеч узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 1,3 тапкырга югарырак булган», - дип сөйләде бүген ТР буенча Роспотребнадзор башлыгы урынбасары Любовь Авдонина.

Аның сүзләренә караганда, кискен респиратор-вируслы инфекцияләр белән чирләүчеләр атна саен арта. Бүгенге көндә грипп очраклары теркәлмәгән. "Узган атнада вируслы авыруларның ике очрагы ачыкланды, узган атнада - алты иде".

 иИке һәм аннан да күбрәк авырулар саны артуы республикада өстәмә чикләүләр кертү өчен сәбәп булырга мөмкин, дип белдерде Авдонина. Хәзерге вакытта ул 18%ка арткан.

"Бу хәзерге вакыт өчен критик сан түгел. Ул артса, өстәмә чикләү чаралары кертеләчәк. Шуңа күрә нинди дә булса өстәмә чикләүләр кертү турындагы мәсьәлә әлегә каралмый", - дип билгеләде ул.

Шулай ук Авдонина, әгәр COVID-вакцинация темплары түбәнәйсә, чикләүләр кертмичә дә булмас, дип өстәде. "Нинди дә булса чикләү чаралары кертү планлаштырылмый, әмма бу вакцинация бик актив бармаса һәм авыру үсешенең баруын күрсәк, бу мәсьәлә каралачак. Сүз дә юк, сәламәтлек саклау системасына янаячак", - диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading