16+

Салмачының төп юлында ремонт башланды

Ремонт эшләре кичен яки иртән иртүк үткәреләчәк.

Салмачының төп юлында ремонт башланды

Ремонт эшләре кичен яки иртән иртүк үткәреләчәк.

Казанның Салмачы поселогында күптән көтелгән Центральная урамын ремонтлау башланды. Эшләр «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проект кысаларында башкарыла.

Гомуми озынлыгы 3,5 км булган урамда югары тыгызлыктагы асфальт-бетон өслек җәеләчәк. Моннан тыш, 2 км озынлыктагы юл участогында юл йөрү өлешен 8 метрга кадәр киңәйтәчәкләр. Юл хезмәтләре «кесә»ләр белән 14 тукталыш павильоны, чакырту җайланмалары булган ике светофор урнаштырачак. Урамның буеннан буена җәяүлеләр өчен тротуар салыначак.

Шәһәрнең Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, юллардагы бөкеләрне киметү өчен, ремонт кичен яки иртән иртүк үткәреләчәк.

Ремонт эшләрен ноябрь уртасына тәмамларга планлаштыралар, дип ачыклык керттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында.

Чыганак: kzn.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading