16+

Санитар чистарту икеайлыгында Казаннан 45 мең тонна чүп чыгарып түгелгән

Казан мэры Илсур Метшин санитар чистарту икеайлыгында катнашкан предприятиеләргә, оешмаларга, югары уку йортларына, мәктәпләргә һәм казанлыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Казан мэры Илсур Метшин санитар чистарту икеайлыгында катнашкан предприятиеләргә, оешмаларга, югары уку йортларына, мәктәпләргә һәм казанлыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.


- Казан чистарды. Башка шәһәрләрдән килгән кешеләр дә чагыштырып карап әйтә моны. Май салкын булды, ләкин көннәр җылыткач, халык табигатькә чыга башлаячак. Үз артыбыздан чүпләп калдырмасак иде. Өстәлне сөртәбез бит. Казанның да аш өстәленнән аермасы юк. Казанны чиста итеп тоту җыештыру­чылардан да һәм казанлылардан да тора, - диде Илсур Метшин.
Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев йомгак ясап әйткәнчә, санитар чистарту икеайлыгында Казаннан 45 мең тонна чүп җыеп, полигоннарга чыгарылган.
Шимбә өмәсендә парклар һәм скверлар, елга буйлары чистартылган. Өмә 75 урында оештырылган. Җиңү паркындагы өмә иң колачлысы булган. Санитар чистарту чараларында 160 мең кеше катнашкан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading