16+

Санитар-экологик икеайлык кысаларында урманнарга рейдлар башланды

Татарстанда санитар-экологик икеайлык кысаларында, урманнарны тәртипкә китерү, чистарту буенча эш алып барыла. Кичә Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре, урманчылык хезмәткәрләре катнашында рейдларның берсе Матюшино урманында үткәрелде. Анда массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә катнашты.

Санитар-экологик икеайлык кысаларында урманнарга рейдлар башланды

Татарстанда санитар-экологик икеайлык кысаларында, урманнарны тәртипкә китерү, чистарту буенча эш алып барыла. Кичә Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре, урманчылык хезмәткәрләре катнашында рейдларның берсе Матюшино урманында үткәрелде. Анда массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә катнашты.

“Урман хуҗалыгы министрлыгы урманнарында эш башланды. Урманнарда җир өстендә дә, авиация юлы белән дә патруль уздырыла. Мондый рейдларның максаты – урманнарны чүпләү фактларын фаш итү, хокук бозучыларны ачыклау. Халыкка аңлату эшләре үткәрәбез. Урманны саклау, чүп ташлау тыелу турында аншлаглар куела, корыган агачлар киселә, көнкүреш һәм төзелеш чүп-чары җыештырыла. Бу эш даими рәвештә сезон дәвамында башкарыла. Гел чүпләнә торган урыннарны беләбез, шул урыннар буенча график буенча гел йөрибез”, - диде Шәһәр яны урманчылыгы җитәкчесе Илнур Кәшәфиев.

Белгеч былтыр Татарстан урманнарында 7 мең кубометр чүп җыелганын билгеләп узды. 2017 елда урманга керү юлларында 200дән артык аншлаг куелган. Чүп калдырган өчен 186 кеше җаваплылыкка тартылган, 490 мең сумнан артык штраф салынган. Илнур Кәшәфиев физик затларга 5 мең сум, вазифаи затларга 20-40 мең сум, юридик затларга 250-500 мең сум штраф каралганын әйтте.

Урман сакчылары агачларга борып куелган реклама такталарына каршы көрәш алып бара. “Бу матур да түгел, аннары шөреп белән борылып куелгач, агачка зыян килә. Без телефоннары буенча шалтыратып, чакыртабыз, җаваплылыкка тартабыз, такталарны алырга мәҗбүр итәбез. Алмасалар, үзебез бәреп төшерәбез”, - диде Илнур Кәшәфиев.

Бүген, шулай ук, Урман сагы бригадасы юлдан ерак түгел корыган агачларны кисеп аударды. Хезмәткәрләр әйтүенчә, кипкән агачларны черүгә калдыралар, әмма җирле халык эзен суытмый. “Корыган агачларны гадәттә якын-тирә бистәләрдә, бакчачылык ширкәтләрендә яшәүчеләр алып китә. Моның өчен аларга җәза салмыйбыз, гәрчә бу хокук бозу санала, коры агачны урлау маддәсенә дә туры килә”, - диде Илнур Кәшәфиев.

Урманчылык хезмәткәрләре агачларга сыерчык ояларын беркетү белән дә мәшгуль. Алар ояларны шөреп белән бормыйлар, ә тимерчыбык белән беркетәләр.

Илнур Кәшәфиев республикада 32 урманчылык исәпләнгәнен. Аларда барлыгы 100 дән артык патруль бригадасы эшләгәнен әйтте.

Татар-информ

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading