16+

“Саубул, җәй. Исәнме, мәктәп!” бәйрәме башланды

Бугеннән 31августка кадәр Казанда мәктәп ярминкәсе үтә.

Бугеннән 31августка кадәр Казанда мәктәп ярминкәсе үтә.

Ачылыш көнендә казанлыларга Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе булышлыгында оештырылган "Саубул, җәй. Исәнме, мәктәп!" бәйрәм программасы тәкъдим ителәчәк.

"Мәктәпкә җыенырга булыш" республика хәйрия акциясе бәйрәмнең төп вакыйгасы булып торачак. Беренче сыйныфка баручы 150-дән артык укучы - аз керемле, күп балалы гаиләләрдәге, шулай ук инвалид сабыйлар - мәктәп кирәк-яраклары белән үзләренең портфельләрен алачаклар. Моннан кала, бәйрәм кунакларын концерт, күптөрле конкурслар, интерактивлар һәм истәлекле бүләкләр көтә.

"Саубул, җәй. Исәнме, мәктәп!" бәйрәме "Республика" сәүдә үзәгендә узачак һәм ул 12.00 сәгатьтә башлана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading