16+

Савыт-саба юа торган губка менингит авыруы китереп чыгарырга мөмкин

Белгечләр кеше сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкин булган предметлар исемлеген төзегән, дип хәбәр итә Independent сайты.

Белгечләр кеше сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкин булган предметлар исемлеген төзегән, дип хәбәр итә Independent сайты.

Исемлектә беренче урында теш щеткасы тора. Галимнәр аны кимендә өч айга бер алыштырырга куша. Әгәр дә кеше, әйтик, салкын тиеп авырган икән, теш щеткасын авыруның билгеләре күренүгә үк алыштырсагыз яхшы.

Елына бер тапкыр булса да яңа тарак алырга кирәк. Аны һәр атна юарга онытмагыз.
Өйдә кия торган башмакларның «гомере» – ярты ел. Әгәр дә кеше гөмбәчек авыруын йоктырган икән, дәваланганнан соң, элеккеге башмакларын кисә, кабат чирләргә мөмкин.
Савыт-саба юа торган губка – инфекцияләр оясы. Аны атна саен алыштырып торырга киңәш ителә. Германия галимнәре үткәргән тәҗрибә буенча, губкада хәтта менингит, сепсис китереп чыгарырга сәләтле бактерияләр яшеренгән икән.

Белгечләр матрасны – сигез елга бер тапкыр, сөлгеләрне – ел саен, мендәрләрне өч елга бер алыштырырга киңәш итә.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X