16+

Сайлау участокларында 5 меңнән артык полиция хезмәткәре эшли

Татарстан эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов мәгълүмат үзәгендә журналистларга сайлау участокларында 5 меңнән артык полиция хезмәткәре эшләвен, металл детекторлар куелуын хәбәр итте.

Татарстан эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов мәгълүмат үзәгендә журналистларга сайлау участокларында 5 меңнән артык полиция хезмәткәре эшләвен, металл детекторлар куелуын хәбәр итте.

Концерт уза торган “Казан-Арена” стадионында да тәртип һәм куркынычсызлыкны полиция саклый.
– Сайлау алды кампаниясе барышында шәһәр һәм районнарда узган халык белән очрашуларда да полиция хезмәткәрләре катнашты. Июль аеннан 6 сентябрьгә кадәр без көчәйтелгән эш режимында эшләдек. Сайлау алдыннан алар уза торган участоклар тикшерелеп чыкты. Сайлау участокларында 5 меңнән артык полиция хезмәткәре эшли. 270 Рогвардия хезмәткәре, 400 курсант һәм шәхси сак оешмаларында эшләүчеләр җәлеп ителде, – диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading