16+

«Сайлаучылар быел иртәдән үк актив»

Россия Федерациясе Президентын сайлауга гаиләләре белән килүчеләр шактый. Бу хакта Россия Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов белдерде.

«Сайлаучылар быел иртәдән үк актив»

Россия Федерациясе Президентын сайлауга гаиләләре белән килүчеләр шактый. Бу хакта Россия Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов белдерде.

Депутат, узган сайлауларга караганда, сайлаучыларның саны күп булуын, иртән ачылуга хәтта чиратта торганнарын билгеләп узды. “Сайлауларга гадәттә сәгать 11ләр тирәсендә барырга тырышам. Иртә белән үк халык күп килгән иде. Гадәттә, Казан иртәнге якта алай актив булмый иде. Гаиләләр белән килүләре сөенечле. Безне дә әти-әниләр сайлау участокларына үзләре белән алып килә иделәр. Бу үзенә күрә тәрбия чарасы, киләчәктә эстафета аларга күчәчәгенә ишарә дә”, -диде Илдар Гыйльметдинов.
Татарстан Россия Федерациясенең әйдәп баручы төбәкләренең берсе. Безгә, республикага, башка субъектлар да карый. Татарстан ничек эшли дип гел кызыксыналар, дип белдерде ул.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading