16+

Сайлауга барып, бер очтан “Безнең ишегалды” программасына кагылышлы фикер-тәкъдимнәреңне дә әйт

Бүген сайлау участокларында халык “Безнең ишегалды” программасына кагылышлы фикер-тәкъдимнәрен дә язып калдыра.

Аларга махсус сораулар куелган анкета таратыла. Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов әйтүенчә, йорт ишегаллары тикшерелеп, барысына да бәя бирелгән. Халыктан килгән тәкъдимнәрне күз алдында тотып, эш планын төзеячәкләр. Программаны өч ел эчендә тәмамларга ниятлиләр. Программа барлык торак пунктларны да үз эченә алачак. Күп кенә халыкны парковка һәм яшелләндерү мәсьәләләре борчый икән. Практикадан күренгәнчә, юл һәм тротуар төзү, урамны яктырту мәсьәләләре дә актуаль, диде Фролов. Халыктан җыелган анкеталарны ике атна эчендә карап эшкәртәчәкләр. Бу эшкә волонтерларны да җәлеп итәргә уйлыйлар. Анализ ясалып, төп пунктларны аерым билгеләячәкләр. Бу бик зур, катлаулы программа, диде министр урынбасары.

Анна Арахамия фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading