16+

Сайлауның беренче нәтиҗәләре сәгать иртәнге 3тә билгеле булачак

Мәгълүмати-эксперт үзәгендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов Президент сайлауларының соңгы мәгълүматлары белән таныштырды.

Мәгълүмати-эксперт үзәгендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов Президент сайлауларының соңгы мәгълүматлары белән таныштырды.

Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итүенчә, 18.00 сәгатькә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда Россия Президенты сайлауларында республиканың 69, 21 процент сайлаучысы үз тавышын биргән.

Сайлауның беренче нәтиҗәләре сәгать иртәнге 3кә билгеле булачак.  

Мидхәт Шаһиәхмәтов әйтүенчә, әлеге сайлауда 49 вакытлыча участок урнаштырылган. 19.30 сәгатькә булган мәгълүматлар буенча, аэропортта - 500дән артык кеше (туристлар, сәяхәткә кузгалучылар, Мәскәүдән кайтучылар), тимер юл вокзалында – 300 кеше, хастаханәләрдә10 500 кеше сайлаган.

Сайлаучылар өчен участоклар ябылса да, күзәтүчеләр, комиссия әгъзалары өчен эш башланды гына әле. Участокларда 8500дән артык күзәтүче, 14 мең комиссия әгъзасы эшли.

Сайлауларның эшен якынча 200 журналист яктырткан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading