16+

Сәүдә челтәре срогы чыккан продукцияне җитештерүчегә мәҗбүриләп кире кайтарырга тиеш түгел

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе быелның февраль аенда Россия күләмендәге эшчәнлеккә рәислек иткән.

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе быелның февраль аенда Россия күләмендәге эшчәнлеккә рәислек иткән.

- Россия төбәкләрендәге, шулай ук Татарстандагы сәүдә челтәрләрендә монополиягә каршы кагыйдәләрнең, сәүдә турындагы законнарның үтәлешенә кагылышлы мәгълүматны туплау һәм нәтиҗә чыгару безнең идарәгә йөкләнде. Сәүдә челтәрләрендәге 11,2 мең килешү документларының 11 процентында төгәлсезлекләр ачыкланды инде,- дип, җиңелчә генә мактанып алды "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Игорь Павлов.

Татарстандагы сәүдә челтәрләрендә җирле товар җитештерүчеләр белән төзелгән 1мең сәүдә килешүендә 150 төгәлсезлек ачыкланган.
- Сәүдә челтәрләре үз кибетләренә теге яки бу товарны сатуга кабул иткәннәре өчен товар җитештерүчедән товар бәясенең 10 проценты күләмендә "бүләк" түләве ала иде. Закон нигезендә ул хәзер 5 процент итеп билгеләнде. Тавык һәм чебеш ите, ипи, сөт кебек социаль продуктлардан 5 процентлы "бүләк" түләве алу закон нигезендә тыелган. Шуңа да карамастан, "Азык" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте ("Пестречинка" сәүдә челтәре) социаль продукция җитештерүчедән "бүләк" түләве алган, - диде Игорь Павлов.- "Ак Барс регион" җәмгыяте ("Чак-Чак" сәүдә челтәре) җитештерүче предприятие белән товар өчен исәп-хисапны тиешле срогында башкармый.
Сәүдә челтәрләре үзләренең рәсми сайтларында товарлар кабул итүләре турында дөрес һәм тулы мәгълүмат урнаштырырга бурычлылар. Товарны сатуга кабул итү килешүе төзегәндә "бүләк" түләвен 5 проценттан да күбрәк итеп, килешүгә кертергә омтылучылар бар. Россия Федерациясе законнарында күрсәтелгән таләпләргә туры килмәгән очракларда, сәүдә челтәре срогы чыккан продукцияне товар җитештерүчегә мәҗбүриләп кире кайтарырга тиеш түгел.

- Сайтта дөрес мәгълүмат урнаштырмау, товар җитештерүчегә зыянлы килешүләр төзү фактлары бар. Товар җитештерүчеләр үзара сөйләшкәндә сәүдә челтәрләреннән зарланалар. Ләкин, рәсми рәвештә гариза язмыйлар. Товарны сатуга кабул итүдән баш тартырлар, дип шүрлиләр. Сәүдә челтәре законны боза икән, аны вакытында фаш итәргә кирәк. Оялып-куркып торсак, товар җитештерүчене астыртын "талау" дәвам итәчәк,- диде Игорь Павлов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading