16+

Сүңдерелмәгән тәмәке төпчеге үлемгә китергән

Шәхси йорт хуҗасының гәүдәсен ишелгән түбә астында табып алганнар.

Шәхси йорт хуҗасының гәүдәсен ишелгән түбә астында табып алганнар.

Нурлат районында ир-ат сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында янып үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Октябрина поселогындагы шәхси йорттагы янгын турында хәбәр узган төндә кергән. Алар алты минут эчендә янгын урынына барып җиткәннәр, ләкин йорт инде тулысынча янып беткән, өлешчә түбә һәм түшәм ишелгән, ә ут сарайга күчкән.

Янгынны ярты сәгатьтән дә азрак вакыт эчендә сүндергәннәр. Янган хәрабәләр астында, залда янгын сүндерүчеләр 62 яшьлек йорт хуҗасының гәүдәсен тапканнар.

Беренчел мәгълүматлар буенча, янгынның сәбәбе булып вакытында сүндерелмәгән тәмәке табылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading