16+

Сентябрь аенда һава торышы көтелмәгәнчә булачак

Синоптик көзнең беренче ае нинди булачагын әйткән.

Синоптик көзнең беренче ае нинди булачагын әйткән.

Сентябрь октябрь салкыннарыннан башлана. Якын көннәрдә кискен салкынайтачак, бу һава торышы безнең төбәккә Арктикадан киләчәк. Бу хакта «Челнинские известия»гә КФУның метеорология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сөйләгән.

Иртәгә көндез – 26 градус, ә 2 сентябрьдән көндезге температура 14 градуска, төнлә 7 градуска кадәр төшәчәк. "Август экстремаль эссе иде, уртача температура 17 градус булырга тиеш, ә ул 23 градус булды – нормадан 6га югарырак. Августта бер генә миллиметр да явым-төшем булмады. Атмосферада төньяк агымнары булганлыктан, 2010 елдагы кебек 40 градуслы эссе дә булмады", – дип ассызыклаган метеоролог.

Россиянең бөтен Европа өлешендә салкынлык көтелә. Ул кыска вакытлы түгел, ләкин картада явым-төшем элеккечә күренми. "Бу инде октябрь һава торышы булачак. Бу вакытта уртача климат температурасы 16 градус булырга тиеш, ә ул 10 градус булачак. Ягъни көз башы сөендермәячәк. Тик ике атнадан әбиләр чуагы булыр дип өметләнәбез”, – дигән Переведенцев.

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading