16+

Сезон ачыла. Тамашачы уйланып кайтып китсен

Иртәгә Казанның яшь тамашачы театры үзенең 87 нче сезонын башлап җибәрә. Ул режиссер Илгиз Зәйниев куелышында Александр Пушкинның “Капитан кызы” әсәре премьерасы белән ачылачак.

Сезон ачыла. Тамашачы уйланып кайтып китсен

Иртәгә Казанның яшь тамашачы театры үзенең 87 нче сезонын башлап җибәрә. Ул режиссер Илгиз Зәйниев куелышында Александр Пушкинның “Капитан кызы” әсәре премьерасы белән ачылачак.

Театр директоры Айгөл Горнышева белдерүенчә, алар быелгы театраль эшчәнлекне күптәннән башлаган. Вордскилс чемпионаты, Мичурин, Тамбов театрларында гастрольләр труппаның эшчәнлеген җанландырып җибәргән. Ел дәвамында да Киров, Севастополь, Мәскәүдә спектакльләр куелачак.

Сезон премьерасы булган “Капитан кызы”на әзерлекне узган театраль сезон ахырында ук башлаганнар. Пушкан язган көндәлекләр формасыннан китеп, заманча тел белән тарихны сөйләмәкчеләр. Гомумән, баш режиссер Туфан Имаметдинов әйткәнчә, театр репертуарында  классикларга мөрәҗәгать итү еш булачак. М.Горький, В. Маяковский әсәрләре буенча яңа сезонда спектакльләр куелачак.

Яшь тамашачылар театры эзләнүләр юлында. Төрле проект, бәхәс клублары оештыру, балалар һәм яшьләр өчен акция, лабораторияләр үткәрергә алынмакчылар. Тамашачыларга уйландыра торган әсәрләрне сәхнәгә алып чыгуны үзмаксат итеп куйганнар. “Без авыр юлдан барабыз. Безнең өчен санга караганда сыйфат мөһимрәк. Тамашачы спектакльдән соң уйга калып, кайтып китсен”, – ди театр директоры Айгөл Горнышева. Театрда бер үк вакытта фикер белдерергә дә мөмкинлек булачак. Театрда аралашу дәвам итәчәк. Бу төрле проект-спектакльләр барышында булачак.

Фото: kazan-tuz.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading