16+

Сезонга кубоксыз керәбез

«Ак Барс» Латвия тимер юллары кубогын иң күп откан команда булып таныла алмады: хәлиткеч уенда боз хуҗалары – Риганың «Динамо» командасына оттырып (2:3), турнирда икенче урын яулады.

«Ак Барс» Латвия тимер юллары кубогын иң күп откан команда булып таныла алмады: хәлиткеч уенда боз хуҗалары – Риганың «Динамо» командасына оттырып (2:3), турнирда икенче урын яулады.

Латвия тимер юллары кубогына хоккей турниры 2009 елдан бирле уздырыла. Шул еллар эчендә «Ак Барс», «Локомотив» һәм «»Динамо» (Рига) Кубокны өчәр тапкыр яулаган булган инде. Атаклы СКАның да бер җиңүе бар. Быелгы уңышы боз хуҗаларын җиңүләр саны буенча тиңдәшсез команда итте. «Ак Барс» алдында тез чүккән командалар – «Локомотив» (4:2), Автомобилист» (5:2) һәм Минск «Динамо»сы (3:0) быел өченче-бишенче урыннарны бүлеште.
– Кызганычка, һөҗүм­дә начар уйнадык. Турнир финалында ныграк тырышырга кирәк иде. Көндәш күбрәк теләде һәм җиңүгә иреште, – диде баш тренер Дмитрий Квартальнов.

3 сентябрьдә «Ак Барс» Мәскәүдә ЦСКАга каршы уен белән яңа сезонны башлый, ике көн үтүгә, «Йокерит» бозында җитди каршылык көтелә. «Авыр сәфәр. Ләкин без моңа әзер булырга тиеш», – ди остаз.
 Ригада узган турнирда «Ак Барс»тан Адам Рейдеборн – иң яхшы капкачы, 5 (1+4) очко җыйган капитан, 38 яшьлек Данис Зарипов иң яхшы һөҗүмче булып танылды.

– Яхшы булып танылу һәрчак күңелле. Әмма моңа тулы бер команданың эше аша ирешүне аңларга кирәк, – ди Данис. – Бу – уртак хезмәт. Хоккейда һәрчак бер-берең өчен эшлисең. Алда әле безне җиде айлык эш көтә. Барысы да шунда күренәчәк. «Ак Барс» сезонга әзер. Команда усал барыс булачак. Усал һәм акыллы барыс.
Көтәргә күп калмады: КХЛда яңа сезон 1 сентябрьдә ЦСКА-­«Авангард» матчы белән башланачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading