16+

Әсгать Сәфәров юбилеен билгеләп үтә

ТР Президенты аппараты җитәкчесенә бүген 60 яшь тула.

ТР Президенты аппараты җитәкчесенә бүген 60 яшь тула.

Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров бүген үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Казан университетының юридик факультетын тәмамлаган һәм Татарстан Президентының куркынычсызлык хезмәтенең беренче җитәкчесе Әсгать Сәфәров 1998 елның июненнән башлап Татарстан Эчке эшләр министрылыгын җитәкләде. Нәкъ менә аның җитәкчелеге елларында министрлык бөтен илгә таралган җинаятьчел төркемнәрне: Тагирьянов, кинопленка, Һади Такташ, Жилка, квартал, 29 нчы комплекс, Түбән Кама татарлары һәм башкалары суд эскәмиясенә утыртты.

Әсгать Сәфәров Россиянең күп кенә дәүләт бүләкләре белән бүләкләнде, алар арасында мактаулы орден, батырлык ордены, ватан алдындагы хезмәтләре өчен орден һәм башкалар. 2011 елда аңа полиция генерал-лейтенанты исеме бирелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading