16+

Шартлаталар! Тизрәк чыгыгыз!

Казанның Идел буе судын шартлаткыч җайланма турындагы хәбәрдән соң эвакуацияләгәннәр

Казанның Идел буе судын шартлаткыч җайланма турындагы хәбәрдән соң эвакуацияләгәннәр

Бинадан 50 кеше урамга чыгарылган.

9 апрель көнне иртән Идел буе район судына шартлаткыч җайланма турында хәбәр алынган.
Эвакуация игьлан ителгән, урамга якынча 50 кешене чыгарганнар. Хәзерге вакытта урында махсус хезмәтләр эшли.
Кичә Казанның өч район судында: Совет, Киров һәм Вахитовныкында шартлаткыч җайланма куелуы турындагы хәбәрдән соң эвакуация булган иде. Моннан тыш, кичә ТР Экология министрлыгы бинасын да эвакуацияләгәннәр.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading