16+

Шашлык пешермә – «янарсың»!

Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында ярышлар уздырыла торган шәһәрләрдә шашлык пешерүне тыячаклар. Бу – чемпионат оештыручыларының янгын куркынычсызлыгы белән бәйле таләбе.

Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында ярышлар уздырыла торган шәһәрләрдә шашлык пешерүне тыячаклар. Бу – чемпионат оештыручыларының янгын куркынычсызлыгы белән бәйле таләбе.

Шашлыкны табигатьтә генә түгел, бакчада, ишегалдында да пешерү тыелачак. Шулай ук бу вакытта учак ягарга, корыган үләннәргә ут төртергә дә ярамый. Шәхси йорт тирәсендә тиз янып китә торган чүпләр, корыган үләннәр булырга тиеш түгел. Бу таләпләрне үтәмәүчеләр өчен штрафлар да саллы булачак. Гражданнарга – 2-5 меңлек, вазифаи затларга – 15-40 меңлек, юридик затларга 200-500 меңлек штраф каралган.

Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен һәр төбәк җитәкчеләре үзләре билгели. Шуңа да Самара, Саранск шәһәрләрендәге таләпләр Казанныкы белән туры килмәскә мөмкин. Әгәр дә территориядә янгынга каршы үзгә режим билгеләнмәсә, халыкка ут белән сак кулланырга киңәш ителә. Шашлык пешерергә уйласагыз, учак корылмалардан биш метр ераклыкта урнашырга тиеш. Ял иткән территориягездә тиз янып китә торган чүпләр, коры үләннәр булмасын.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading