16+

Шимбә - кыска эш көне

Озын эш атнасы шимбә көнне, 20 февральдә, кыска эш көне белән тәмамланачак.

Озын эш атнасы шимбә көнне, 20 февральдә, кыска эш көне белән тәмамланачак.

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Иван Шкловецка сылтама белән бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Быел Ватанны саклаучылар көне, 23 февраль, сишәмбегә туры килә. Шуңа күрә ял шимбәдән дүшәмбегә — 22 февральгә күчерелә.

«Бу рәттән өч көн: 21-23 февральдә ял итәргә мөмкинлек бирәчәк. 22 февраль бәйрәм алды көне булу сәбәпле, шимбә эш көне бер сәгатькә кыскара», — диде Шкловец.

Киләсе эш атнасы кыска булачак — нибары өч көн. Гомумән алганда, быел җиде кыска эш атнасы булачак. 

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading