16+

Шәмәрдән егетен тапканнар. Мәетен...

Саба районында өеннән чыгып китеп югалган 20 яшьлек егетнең мәетен урманда тапканнар. Бу турыда «Татарстан 24» хәбәр итте.

Саба районында өеннән чыгып китеп югалган 20 яшьлек егетнең мәетен урманда тапканнар. Бу турыда «Татарстан 24» хәбәр итте.

Моңа кадәр 20 октябрьдә «Шәмәрдәндә мылтык тотып өеннән чыгып киткән егет йөри» дигән хәбәр мессенджерларда, социаль челтәрләрдә таралып, бар халыкны куркуга салган иде. Социаль челтәр кулланучылар өйдән чыгып качкан егетнең челтәрдә агрессив язмалар калдыруын, «үзе белән мылтык алып китүен» язды.

«Балаларны мәктәптән каршы алыгыз. Шәмәрдәндә корал тоткан  И. не күргәннәр. Аны эзлиләр. Мәктәпне саклыйлар, тик ул урамда йөри, ди», «Шәмәрдәндә бер малай ау мылтыгы алып чыгып киткән, ди. 50 кешене атам дип әйткән, ди, дөрес булса», «Үлем алдыннан хат калдырган», дип мессенджерларда хәбәр таратканнар иде.

19 октябрьдә өйдән чыгып киткән егетнең мәете бүген Шәмәрдән янындагы урманда табылуы билгеле булды, дип яза Интертат.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading