16+

Шоколад фабирикасы булачак

Казанда "Кондитер икмәк пешерү комбинаты» ачык акционерлык җәмгыяте ел ярым вакыт эчендә шоколад фабирикасы булдырырга уйлый.

Казанда "Кондитер икмәк пешерү комбинаты» ачык акционерлык җәмгыяте ел ярым вакыт эчендә шоколад фабирикасы булдырырга уйлый.

Комбинат карамагында 2 гектар буш җир бар. Шунда фабира ачарга ниятлиләр. Әлеге фабрика 500-600 кешене эшле итәчәк.

Сүз уңаеннан, Татарстанда елына 16 мең тонна конфет ашыйлар икән.

"Заря" фабрикасы ябылганнан соң, бездә конфет җитештерү өлкәсенең аксавы сизелә. Яңа төзеләчәк фабрикада "Селам" бренды астында шоколадлар чыгарырга җыеналар. Бу исем көнчыгышта чәчәкләр турындагы фәнне аңлата, ди.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading