16+

“Шәһри Казан” газетасы абүнәчесе үтүк отты

Ел саен, матбугатка язылу кампаниясе тәмамланганнан соң, “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте үзенең газета-журналларына язылучылар арасында бүләкләр уйната.

Ел саен, матбугатка язылу кампаниясе тәмамланганнан соң, “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте үзенең газета-журналларына язылучылар арасында бүләкләр уйната.

Әлеге конкурс елдан-ел популярлык казана, анда катнашучыларның саны һәрдаим арта бара. Быелгысының географиясе дә киңәйгән, конкурста катнашурга теләк белдереп 416 гариза кергән булса, арада Татарстаннан гына түгел, күрше Башкортстан Республикасыннан, Әстерхан, Самара өлкәләреннән, Красноярск краеннан да абунәчеләр бар.

Елдагыча, бу юлы да бүләкләр шактый саллы – көнкүреш техникасынан тыш, телевизор һәм, иң зур бүләк – “Бәкер” шифаханасенә ике кешелек юллама уйнатылды.

Конкурста катнашуның шартлары бик тә гади – “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте нәшер иткән газета-журналлардан кимендә икесенә язылырга, язылу турындагы квитанцияне конкурсны оештыру комитетына юлларга һәм бүләк уйнатуны, аның нәтиҗәләрен көтәргә генә кирәк.
Мәртәбәле комиссия катнашында һәркемнең шәхси номерлары салынган квитанцияләр барабанга төшерелде һәм уйнатылды. Шул рәвешле бүләкләр бәхетле отыш ияләрен тапты. 

Шунысы куанычлы, бу юлы да бүләк уйнатуда җиңүчеләр арасында  “Шәһри Казан” газетасына язылган укучыбыз  бар иде. Әгерҗе районыннан Гөлназ Хуҗина “Шәһри Казан” газетасына язылып конкурста катнашты, бүләккә үтүк отты. Аны һәм башка җиңүчеләрне лаеклы отышлары белән тәбрик итәбез. Киләчәктә дә бергә булыйк!


 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading