16+

"Шәһри Казан" редакциясе ифтар үткәрде

5 май кичендә “Шәһри Казан” редакциясе егетләре-кызлары Казанның бер затлы кафесында ифтар оештырды.

"Шәһри Казан" редакциясе ифтар үткәрде

5 май кичендә “Шәһри Казан” редакциясе егетләре-кызлары Казанның бер затлы кафесында ифтар оештырды.

Иң элек авыз ачканчы азан тыңладык. Азан кеше күңелендә ниндидер бер рәхәтлек һәм тынычлык барлыкка китерә, борчу-мәшәкатьләрне оныттыра. Азан ул бөтен дөньяга Аллаһның берлеге, аның бөеклеге хакында һәм Аллаһтан башка табынырга лаеклы һич бер нәрсәнең юклыгын искә төшерә. Азан шулай ук ул Аллаһның безгә булган рәхмәтедер.

“Рамазан ае - һәрбер мөселманның гөнаһларын киметеп, күбрәк яхшылык эшләп калырга тырышкан вакыты. Шуңа күрә дә күп кенә кафеларда көн саен диярлек ифтар (авыз ачу) оештырыла. Безнең “Шәһри Казан” газетасы коллективы да бу саваплы гамәлдән читтә калмаска уйлап, Казанның бер кафесына җыелды. Бу бер дә гаҗәп түгел: хезмәткәрләребезнең күбесе ураза тота, намазда. Гомумән, редакциябез – иманлы”, - диде “Шәһри Казан” газетасы жрналисты, шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Йолдыз Шәрәпова.

Аның әйтүенчә, редакция коллективының мондый изге эшне беренче тапкыр гына оештыруы түгел. “Корбан бәйрәмен дә “Ярдәм” мәчетендә ветераннарны чакырып, матур итеп уздырган идек”, - диде Йолдыз ханым.

Тоткан уразаларыбыз, укыган догаларыбыз, кылган изге гамәлләребез кабул булсын! Амин!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading