16+

Шүркә музейга дәшә

“Салават күпере” журналы Татарстанның Милли музее белән берлектә “Шүркә музейга дәшә” дип исемләнгән акция башлап җибәргән.

Шүркә музейга дәшә

“Салават күпере” журналы Татарстанның Милли музее белән берлектә “Шүркә музейга дәшә” дип исемләнгән акция башлап җибәргән.

“Салават күпере” журналы редакциясе җитәкчесе, язучы Зиннур Хөснияр фикеренчә, әлеге акция кечкенә балаларга әхлак тәрбиясе бирергә, аларны тарих белән кызыксындырырга ярдәм итәчәк.  
Журналның баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова әйтүенчә, “Шүркә музейга дәшә” акциясе февральдә башланган. Әлеге акциянең асылы нидән гыйбарәт соң? Һәр айның өченче шимбәсендә Татарстанның Милли музеенда сәгать 10.00да балалар язучылары белән очрашулар уздырылачак. Биредә балалар кызыксындырган сорауларына җаваплар да ала алачак. Бер сәгатьлек очрашудан соң аларга музейда бушлай экскурсия ясау мөмкинлеге дә тудырыла.

Әлеге чарага эләгер өчен алдан язылу мөһим. Моның өчен редакциягә яки 89600 телефоны буенча шалтыратып язылырга кирәк булачак.Шулай ук Инстаграмдагы биремнәрне дөрес итеп башкарган кешеләр дә автомат рәвештә шушы исемлеккә эләгә.
Милли музей директоры Гөлчәчәк Нәҗипова фикеренчә, әлеге акция, беренчедән, туган телгә игътибарны арттырырга ярдәм итсә, икенчедән, музей тормышы белән танышырга булыша.
Милли музейдагы беренче очрашу халык шагыйре Равил Фәйзуллин белән узган.
– Бу эшне саваплы гамәлләрдән дип саныйм. Беренче очрашуны минем белән оештырганыгыз өчен рәхмәт. Мин бик канәгать калдым һәм күңел күтәренкелеге белән кайттым. Иҗатымны балалар язучы буларак башлаган идем. Нәниләр өчен китапларым да басылган иде, ләкин “Казан утлары” журналында 25 ел баш мөхәррир булып эшләгәндә күбрәк олылар иҗатына игътибар бирергә, аларның мәшәкате белән йөрергә туры килде. Менә хәзер олыгая төшкәч, янәдән балаларга якынаю теләге туды. Балаларга шигырьләр язу – минем максатым, – диде Равил Фәйзуллин.

Ә киләсе очрашу балалар шагыйре Рафис Корбан белән булачак.
– Бу кирәкле, вакытында оештырылган чара, шуңа күрә әлеге тәкъдимне бик шатланып кабул иттем. Минем уйлавымча, монда балалар язучылары гына түгел, барлык язучылар да катнашырга тиеш, – диде ул.

0+
Фото: Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading