16+

Шәймиев улы «Рубин»ны җитәкли

Казанның «Рубин» футбол клубының яңа президенты итеп Радик Шәймиев сайланды. Казан мэры Илсур Метшин исә клуб президенты вазифасын калдырды. Хәзер идарә һәм финанс мәсьәләләре тулысынча «ТАИФ» компанияләре карамагына күчәчәк.

Казанның «Рубин» футбол клубының яңа президенты итеп Радик Шәймиев сайланды. Казан мэры Илсур Метшин исә клуб президенты вазифасын калдырды. Хәзер идарә һәм финанс мәсьәләләре тулысынча «ТАИФ» компанияләре карамагына күчәчәк.


52 яшьлек Радик Шәймиев - Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның кече улы. Үз тирәсендә Шәймиев улын көчле куллы, акыллы, катгый эшмәкәр буларак беләләр. Спортка да чит кеше түгел ул. Радик Шәймиев безгә оста көрәшче, автоузышчы буларак та таныш. Тикмәгә генә Чехиядәге бер автостраданың борылышын "Шәймиевлар борылышы" димиләр инде.

Аның эшмәкәр карашы «Рубин»ның финанс мәсьәләсен дә хәл итәр дип фаразлыйлар. Узган ел команда ун яңа уенчы алу өчен генә дә 40 миллион евро акча туздырган иде. Бу данлыклы "Реал" клубының чыгымнарын да узырып киткән. Ләкин Россия чемпионатында 9 урын алып «Рубин» өметне дә, чыгымнарны да акламады. Хәзер клубка тренер эзлиләр. Кайбер фаразлар буенча «Рубин»ны янәдән Корбан Бердыев җитәклиячәк.
Врезка: Англиянең «Манчестер Юнайтед» футбол клубы дөньяның иң бай клубы булып танылган. KPMG аудиторлык оешмасы аның бәясен 3,186 миллиард евро дип исәпләп чыгарган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading