16+

Сүриядә батырларча һәлак булган Марат Әхмәтшинга бюст куелды

Лаеш районының Атабай авылында Сүриядә һәлак булган Россия Герое Марат Әхмәтшинга бюст ачылды. Әлеге чарада батырның әти-әнисе, гаиләсе белән бергә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россиянең оборона министры урынбасары Татьяна Шевцова да катнашты. Рөстәм Миңнеханов Геройның батырлыгын «ватанга чын йөрәктән хезмәт итү, кыюлык һәм шәхси сыйфатларның югары үрнәге» дип бәяләде.

Сүриядә батырларча һәлак булган Марат Әхмәтшинга бюст куелды

Лаеш районының Атабай авылында Сүриядә һәлак булган Россия Герое Марат Әхмәтшинга бюст ачылды. Әлеге чарада батырның әти-әнисе, гаиләсе белән бергә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россиянең оборона министры урынбасары Татьяна Шевцова да катнашты. Рөстәм Миңнеханов Геройның батырлыгын «ватанга чын йөрәктән хезмәт итү, кыюлык һәм шәхси сыйфатларның югары үрнәге» дип бәяләде.

Исегезгә төшерәбез, узган ел ахырында «Шәһри Казан» газетасында Марат Әхмәтшинның батырларча һаләк булуы, аның хатыны һәм өч баласы турында язма дөнья күргән иде.
"Соңгы тапкыр шалтыратуларда мин аңардан: "Анда куркынычмы?" - дип сорадым. Ул: "Юк, ярыйсы", - диде, - дип сөйләгән иде Гүзәл безгә ул көннәрне искә алып. - Әмма аннан соң берничә тапкыр сөйләшүебездә, авыр сулап: "Эх!" - дип әйтте. Соңгы тапкыр аның белән 1 июньдә сөйләштек. Ул миңа 3 июньдә шалтыратырга тиеш иде. Шалтыратмады, тик... килделәр... Аның үлем хәбәрен алып килделәр... Җомга иде ул. Эшкә шундый күтәренке кәеф белән килдем. Бернинди дә сизенү булмады. Соңыннан да кат-кат уйланам, йөрәгебездә бер-беребезгә карата шул кадәр зур сөю хисе булып та, ничек аның һәлак булганын сизмәдем икән мин?.. 5 июньгә кадәр ышанмадым. (Бу көнне Гүзәлгә 35 яшь тула - Авт.) Ялгышканнардыр, дидем. Миңа Маратның йөзен күрсәтергә теләмәгәннәр иде, әмма мин аның йөзенә соңгы тапкыр карап, иреннәрен үбүгә ирештем. Бердәнберемне Рамазан аеның беренче көнендә Лаеш районының Атабай авылы зиратына җирләдек.



Мин аңа һәрвакыт: "Марат, сине өйдә хатының һәм балаларың көтә. Без сине яратабыз. Син безнең өчен Герой һәм безгә син исән килеш кирәк. Шул турыда онытма!" - дип әйтә идем. Ә ул чын офицерларча, намусы һәм бурычы кушканча эшләгән. Ә минем бурычым хәзер - мәхәббәтебезне саклау, саф хисләребезнең җимеше булган балаларыбызны лаеклы итеп тәрбияләү. Аларның өчесендә дә әтиләренеке кебек 3 нче төркем кан ага. Марат балалар өчен иң үрнәк кеше, искиткеч әти иде".

Батырның тормыш иптәше Гүзәл сөйләвенчә, Марат Казанда туып-үскән, ләкин аның балачагы, яшьлеге Атабай авылында узган. Гүзәл белән танышулары да шушында булган. Маратның соңгы тукталышы да биредә: батыр узган елның 6 июнендә шушы авыл зиратына җирләнә. Шуңа күрә бюстны да монда - урта мәктәп ишегалды территориясенә куярга булганнар.

Сүз уңаеннан, капитан Марат укыган Казанның 113 нче мәктәбенә дә аның исеме бирелгән иде. Шунда ук Россия Герое истәлегенә мемориаль такта һәм стенд экспозициясе дә ачылды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading