16+

Сәламәт һәм сыйфатлы ризыклар кайда әзерләнә?

Бүген журналистларга Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаментына экскурсия үткәрелде. 2006 елда Казанда, "Балаларның сәламәт туклануы" программасы кабул ителеп, махсус департамент төзелде. Бүген биредә шәһәрнең 163 мәктәбе (107 мең бала) һәм 323 балалар бакчасы (58 мең бала) өчен ризыклар әзерлиләр. Моннан тыш, департамент Казанның Суворов училищесында белем алучы 500 кадетны...

Бүген журналистларга Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаментына экскурсия үткәрелде.

2006 елда Казанда, "Балаларның сәламәт туклануы" программасы кабул ителеп, махсус департамент төзелде. Бүген биредә шәһәрнең 163 мәктәбе (107 мең бала) һәм 323 балалар бакчасы (58 мең бала) өчен ризыклар әзерлиләр. Моннан тыш, департамент Казанның Суворов училищесында белем алучы 500 кадетны көненә алты тапкыр ашата.

Оешма җитәкчесе Гүзәл Ананьева әйтүенчә, аларның төп бурычы - балалар бакчаларын белән мәктәпләрне сәламәт һәм сыйфатлы ризыклар белән тәэмин итү. Ашларны термо кузовлы һәм суыткыч белән җиһазландырылган 43 ГАЗель илтеп җиткерә. Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатында биредә журналистлар, техник комитет әгъзалары, хөкемдарлар һәм дәрәҗәле кунаклар өчен чәй өстәлләре хәстәрләнгән, Эчке эшләр министрлыгының 850 хезмәткәрен тәүлек әйләнәсе ашатканнар, 1500 волонтер өчен төшке, ә "Мастер" төркемендәге 685 спортчыга иртәнге ашлар әзерләнгән.

"ШК" журналистының балалар өчен ашларның ничек әзерләнүе һәм алардан шәхсән авыз итүе турында газетаның алдагы санында укыгыз.

Фоторепортаж

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading