16+

Сәламәтлекне икенче планга калдырмагыз

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы әмере нигезендә, быелның икенче яртыеллыгыннан диспансерлаштыру 18-39 яшьлекләргә – өч елга бер мәртәбә, ә 40 яшьлекләргә һәм аннан өлкәнрәкләргә ел саен үткәрелә башлый.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы әмере нигезендә, быелның икенче яртыеллыгыннан диспансерлаштыру 18-39 яшьлекләргә – өч елга бер мәртәбә, ә 40 яшьлекләргә һәм аннан өлкәнрәкләргә ел саен үткәрелә башлый.

– Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов халыкның сәламәтлеген саклауга нык игътибар бирә. Сәламәтлекне саклау – әһәмиятле милли проект, – дип, мэр Илсур Метшин диспансерлаштыру чарасына җаваплы карарга чакырды.
Казан шәһәре буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Илнур Хәлфиев «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә сөйләгәнчә, узган ел башкалада диспансерлаштыру барышында 172 000 кеше медицина тикшеренүе үткән. Нәтиҗәдә, 10 743 кешедә авыру башлангычы ачыкланган, ә 96 436 кешедә авырулар барлыгы билгеле булган.
– Сугыш ветераннарына, Ленинград блокадасында булганнарга,  балигъ булмаган яшьтә фашист тоткынлыгын кичергәннәргә медицина тикшерүе өйләренә барып оештырыла, – диде Илнур Хәлфиев.
Өлкән яшьтәгеләргә гомум диспансерлаштыру 2013 елдан үткәрелә.
Узган ел Казанда 16 яшькә кадәрге 245 596 баланың сәламәтлеге тикшерелгән, шулардан 40 680 бала диспансер исәбенә алынган. Табиблар 1180 ятим баланы да тикшергән.
Өлкәннәргә хас авырулар: йөрәк-кан системасы, эндокрин система һәм ашказаны органнары. Балаларда күзәтелә торган авырулар: тын юллары ялкынсынуы, ашказаны-эчәк тракты органнары, сөяк-сеңер системасы, терәк-хәрәкәт аппараты һәм күзләр.
Авырулары барлыгы ачык­ланган кешеләр диспансерлаштыруның икенче этабына җибәрелә. Медицина тикшерүенең һәм дәвалауның монысы инде мәҗбүри медицина иминияте кысаларында уздырыла.
– Диспансерлаштыру кешеләрдәге төрле авыруларны башлангыч чорында ачык­ларга һәм дәвалау үткәрергә мөмкинлек бирә, – диде Илнур Хәлфиев.


«Сәламәтлек саклау» («Здравоохранение») милли проекты паспорты нигезендә  2019 елда –  41,8, 2020 елда – 43,4, 2021 елда – 45, 2022 елда – 53,5, 2023 елда – 59,7 һәм 2024 елда 70 процент халыкны диспансер медицина каравына җәлеп итү максат итеп куелган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading