16+

"Сәләт" белән "Талантлар университеты" берләшә

30 март - 4 апрель көннәрендә "Сәләт" йортында "Сәләт - Талантлар университеты" оешмалары һәм "Сәләт"нең җәйге профильле сменалары өчен сәләтле балалар һәм яшьләрне эзләү, табу һәм аларны үстерү буенча I Халыкара биенналесы узды. Биеннале - ике елга бер тапкыр оештырыла торган фестиваль, иҗади конкурс, күргәзмә.

30 март - 4 апрель көннәрендә "Сәләт" йортында "Сәләт - Талантлар университеты" оешмалары һәм "Сәләт"нең җәйге профильле сменалары өчен сәләтле балалар һәм яшьләрне эзләү, табу һәм аларны үстерү буенча I Халыкара биенналесы узды. Биеннале - ике елга бер тапкыр оештырыла торган фестиваль, иҗади конкурс, күргәзмә.

2017 елдан «Сәләт» «Татарстан республикасындагы талантлар белән стратегик идарә итү» дәүләт программасының операторларының берсе. Шул сәбәпле, «Сәләт», «Талантлар университеты» бергә «Дөнья талантлары» семинарын, «Фәнни ярышлар чемпионаты» проект конкурсын оештыра.

Беренчесендә Россия буенча сәләтле балалар белән эшләүче оешмалар семинары була. Биредә сәләтле балалар белән эшләү тәҗрибәсен мәктәпләргә, югары уку йортларына җиткерәчәкләр. «Фәнни ярышлар чемпионаты» проектының максаты - фән белән мавыккан балалардан төрле бәйгеләрдә республика данын якларлык шәхесләр тәрбияләү. Проект дәвамында балалар, яшь галимнәр үзләренең фәнни презентацияләрен күрсәтәчәкләр.

- Биеннале ярдәмендә "Сәләт"нең балаларны туплауда, үстерүдә, әйдаманнарны өйрәтүдә булган 20 еллык тәҗрибәсе белән уртаклашасыбыз килде, - диде «Сәләт» фоны башкарма директоры Тимур Сөләйманов.

«Казан талантлар ачык университеты 2.0» башкарма директоры Айдар Акмаловның да сәләтләр үстерүдә үз сере бар.

- Сәләтне үстерүдә һәр кешегә аерым караш булдырырга кирәк. Буш вакытларын заяга үткәрәсе килмәгән яшьләр өчен республикада үсеш өчен һәрвакыт мөмкинлекләр, махсус программалар бар.

Кызганыч, Россия күләмендә төрле казанышларга ирешкән яшьләр чит илгә китү ягын карый. "Талантлар университеты" яшьләр чит җирдә тәҗрибә тупласалар да, кире республикага кайтару яклы. Университет шул максаттан чит илдә укучы, эшләүче яшь белгечләр белән элемтәдә тора.

"Сәләт" исә үз мисалында чит илдә алган белемнәрне Татарстанда да кулланып булуны дәлилли. Тимур Сөләйманов үзе дә чит илдә белем алган, берничә телдә чиста сөйләшә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading