16+

«Сәләт» Әнвәр Хәйри укулары уздырды

3-4 декабрь көнне «сәлкешләр» «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә татар галиме, язучы, тәрҗемәче, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты булган Әнвәр Хәйри укулары уздырды.

3-4 декабрь көнне «сәлкешләр» «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә татар галиме, язучы, тәрҗемәче, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты булган Әнвәр Хәйри укулары уздырды.

Әнвәр Хәйри - республикабызның меңләгән сәләтле балалар һәм яшьләр үсешенә әйтеп бетергесез өлеш керткән, алар өчен мөгаллим дә, остаз да, якын дус та була белгән кеше иде. Дистә еллар дәвамында Әнвәр ага «Сәләт» оешмасындагы балаларга Биләр каласының файдалы казылмалары турында дәресләр алып барды. Аның дәресләре Багдад илчелеге сәркатибе Ибн Фадланның язмаларыннан татарчага тәрҗемәсенә нигезләнгән булган. Әнвәр Хәйри балаларда Биләргә, аның тарихына, тарихи һәйкәлләренә карата мәхәббәт тәрбияләде.

«Сәләт» проектлары җитәкчесе, аңа нигез салучы Җәүдәт Сөләйманов әлеге кичәдә Әнвәр Хәйринең «сәлкешләр» тәрбияләүдә булган алыштыргысыз өлешен искәртеп китте.
- Әнвәр Хәйри безнең күңелләрдә мәңгелек остазыбыз, якын дустыбыз буларак сакланып калыр. Мондый чараларны без ки­ләчәктә дә үткәрергә уйлыйбыз, тик инде зуррак форматта. Икенче елга мин Әнвәр Хәйри укуларын яшьләр конференциясе буларак күрәм, - диде Җәүдәт Сөләйманов.
- Әнвәр Хәйри - Биләр тари­хын өйрәнгән, Ризаэддин Фәхреддиннең хезмәтләрен халыкка җиткергән кеше. Аны онытырга хакыбыз юк! - дип, Җәүдәт Сөләймановның сүзләрен күтәреп алды ТР Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты, тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин.
Әнвәр Хәйри укуларында аның гаиләсе, Алексеевск районы җитәкчесе Владимир Козонков, ТР Фәннәр академиясе академигы, галим, тарих фәннәре докторы Индус Таһиров, археолог, тарих фәннәре докторы Айрат Ситдыйков, Татарстанның атказанган фән эшлек­лесе, фәлсәфә фәннәре докторы Фәрит Солтанов, «Идел» журналы баш мөхәррире Радик Сабиров та катнашты.

Әнвәр Хәйринең туган ягы Аксубай районы үсешенә керткән өлеше хакында «Сәләт-Аксубай» клубы активистлары сөйләде.
Шулай ук укулар кысаларында, 3 декабрь көнне кичке сәгать 19.00дә шулай ук «Сөләйман дөньясы» дип аталган шигъри-әдәби кичә дә узды. Биредә шагыйрь Әдип Әлмирның (Җәүдәт Сөләйманов) иҗаты, бүгенге хис-кичерешләре, борчыган проблемалары белән танышып булды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading